Баулының төньяк-көнбатышындагы Нефтьчеләр паркында чүп үләннәре үсеп утырганын язып чыккан идек. Әлеге бик үк матур булмаган күренеш хакында биредә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.
Бүгенге көндә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре парк буйлап эскәмия тирәләрен чүп үләненнән арындырган. Паркта тәртип урнашкан. Күркәм йортлар тезелеп киткән шәһәрнең иң матур урыннарының берсе булган Нефтьчеләр паркы хәзер инде башка төс алган.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Нет комментариев