Бүген баулылы Минневарис Шәфыйков күркәм юбилей бәйрәмен каршы алды. Аны тәбрик итәргә балалары, оныклары һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та килгән иде.
Безнең төшерү төркеме килеп кергәндә, Минневарис ага, яз кояшы якты нурларын бар дөньяга сипкән гаҗәеп җылы көнне тагын да яктыртып, күркәм йортының түрендә балкып утыра иде. Аңа һич кенә дә үз яшен биреп булмый. Егетләрчә төз, озын буйлы Минневарис агага бабай дияргә тел дә әйләнми. Хәрби диңгез пехотасы киемен килешле итеп киеп куеп, кунаклар көтә иде ветеран.
Минневарис Шәфыйк улы Шәфыйков Татар Томбарлы авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән авыр эш эшләп үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда, Минневарис агага 12 яшь була. Хәзер Җиңү көне аның өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.
– Бик күп авырлыклар күреп, яулап алган Җиңү көне ул, – ди Минневарис ага. – Без бәләкәй чакта әтиебез чирли иде. Ул вакытта бер килограмм зелпе тамырына ике килограмм он бирәләр иде. Мин шул зелпене җыеп, төш вакытында авылга кайтып кергәндә, авыл гөр килә. Шуннан белдем сугыш башланганын.
Сугыш башланган көннән башлап, колхоз эшенә җигелә яшүсмер. Башта, син техника яратасың бит дип, тракторга утыртып, сабанчы итәләр.
– Биш төрәнле сабанны күтәрү минем өчен бик авыр булды, – ди Минневарис ага. – Шуңа да мине тәгәрмәчле тракторга утырттылар.
Соңрак комбайнда бер хатын-кызга ярдәмче булып эшли. Ул чирләп киткәч, икмәк суктыру Минневарис аганың үзенә генә кала.
Минневарис ага армия сафларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ул анда биш ел була.
Армиядән кайтканнан соң, яшьлек мәхәббәтен – Хәлимәне очратып, чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Бергә матур, парлы тормыш коры,п 50 елдан артык гомер кичерәләр. Бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Хәлимә апа ун ел инде мәрхүм. Тормыш тәгәрмәче генә һич туктамый әйләнә дә әйләнә. Хәзер Минневарис ага 8 оныгына, 13 оныкчыгына сөенеп яши.
– Әти мине бу тормышта бик күп нәрсәгә өйрәтте, – ди Минневарис абыйның улы Шамил. – Корал белән эшләргә, печән чабарга һәм башка күп эшләргә. Бишенче сыйныфта укыганда, олылар белән беррәттән басып, печән чаба идем. Урманнан агач алып кайтып, аркылы пычкы белән кисә идек. Әле дә хәтеремдә, әтиебез иртә таңнан торып, ким дигәндә ярты сәгать физзарядка ясап, аннары өй эшләрен карап эшкә китә иде. Бик таләпчән, тәртипле, кирәк чакта кырыс та була белде, әле дә шундый. Без аңа тик исәнлек телибез.
Бүгенге көндә Минневарис ага якты, зур йортында берүзе яши. Балалары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп яшиләр. Минневарис аганың ишеге бер кайчанда да ябык тормый, бабаларын яратып, онык-оныкчыклары да кайтып тора.
Минневарис агага төрле җирләрдә эшләргә туры килә, ул заманында бригадир да, авыл советы рәисе дә була. Лаеклы ялга озак еллар “Сельхозтехника” оешмасында эшләп чыга. Анда цех начальнигы вазыйфасын да үти. Хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.
Әлеге көндә дә эш сөючән хезмәт ветераны һич кенә дә тик торырга яратмый. Көн дә гимнастика ясап, спорт белән шөгыльләнә. Баулының бер башыннан икенче башына җәяү йөрергә ярата. Базарга кирәк-яраклар алырга да үзе чыга. Бакчасында казынырга да бик ихлас ул Минневарис ага. Балаларын мунча ягып көтеп торучы да, ашлар пешереп торучы да әле ул тынгы белмәс ветеран.
Туган көнендә Минневарис ага иң кадерле кешеләреннән котлаулар кабул итте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров котлавы да юбилей көненә ямь өстәде.
Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре
Нет комментариев