Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тырнаклар сәламәтлек турында сөйли

Тырнакларга карап, бавырда, үпкәдә, йөрәктә нинди проблемалар булуын белеп була.

Тырнак пластинасының тоныклануы

Агарынып, төссезләнеп калган тырнаклар җитди авырулар булуы турында сөйли: анемия, йөрәк авырулары, бавыр авырту. Тиешенчә тукланмау да моңа сәбәп була ала.

 

 Ак төстәге тырнаклар

Тырнак пластинасы ак төстә булып, читләре караңгырак булып каймаланса, бавыр белән проблемалар булырга мөмкин. Мәсәлән, гепатит. Сары авырулы кешеләрдә дә күзәтелә ул.

 

 Сары төстәге тырнаклар

Гадәттә гөмбә инфекциясе вакытында саргая ул тырнаклар. Инфекция көчәйгәндә, тырнаклар калыная, ваклана. Сирәк кенә калкансыман биз авыруының авыр очракларында, үпкә авырулыларда, диабет һәм псориаз күзәтелгәндә тырнаклар саргая. Хафага бирелгәнче, тагын бер кат уйла: тырнак лагын еш кулланудан кислород җитмәү күзәтелми микән? Андый чакта да тырнакларның төсе саргаеп китә.

 

Зәңгәр төстәге тырнаклар

Монысы инде организмга кислород җитмәгәндә күзәтелә. Үпкәдә инфекцион авыру, мәсәлән, пневмония булганда яисә йөрәктә проблемалар килеп чыкканда тырнаклар зәңгәрләнә.

 

Уалучан тырнаклар

Тырнак пластинасы бозылып, ярылып, кителеп бетсә, димәк, калкансыман биздә проблемалар дигән сүз. Саргылт төскә кереп, тырнак катламнарга бүленсә, анысы гөмбә авыруы билгеләре.

 

Тырнак валигы ялкынсыну

Тырнак валигы – тырнакның түбәнге өлешендәге сыр ул. Тырнак тирәсендәге тире кызарып һәм кабарып торса, анда ялкынсыну бара дигән сүз. Инфекция керсә, волчанка яки башка авырулар борчыса, менә шундый күренеш күзәтелә.

 

 Тырнак астында караңгы сызыклар

Әгәр шуны абайласагыз, тиз генә тикшеренегез. Тире рагының  куркыныч төре – меланома билгеләре булмагае.

 

Кимерелгән тырнак

Бу күңелсез гадәтеңне берничек тә ташлый алмыйсыңмы? Ләкин моның сәбәбе – үзеңә урын табалмау да булырга мөмкин. Дәваланырга кирәк.

 Тырнактагы үзгәрешләр күп нәрсәләрдән тора. Шуңа күрә тырнакның тышкы кыяфәтенә карап кына диагноз куярга ярамый. Тырнакларыгыз борчыса, иң беренче эш итеп дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.   

 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/tyrnaklar-slamtlege-turynda-syli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев