Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тузганак чәчәге белән лимоннан бал

Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый. Ә сез өлгердегезме әле? Менә Азнакай районы, Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан тузганак белән лимон балы рецептын тәкъдим итәбез.

Бал ясау өчен кирәк: 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2 кг шикәр комы.

Чәчәкне юарга, су, иттарткычтан чыгарылган лимон салып болгатырга, кайнатып чыгарырга. Аннары сүрән утта 10 минут кайнатырга. Бер көн диярлек төнәтеп тотарга.

Икенче көнне сөзәргә, шикәр комы салып 1,5 сәгать кайнатырга.

https://intertat.tatar/ash-su/tuzganak-ch-ch-ge-bel-n-bel-n-limonnan-bal/

Фото Мәрьям Миңнегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев