Табиб -пульмонолог тәкъдим итә
Төрле вируслар организмга нәкъ менә үпкәләр аша үтеп керә. Шуңа күрә чир эләктермәс өчен туклануга аерым игътибар итәргә кирәк. Менә бу ризыклар белән көн саен туклансаң, инфекцияне җиңелрәк үткәрәсең.
ШУЛПА
Гадәттә салкын тиеп авырганда кулланалар. Мондый аш туклыклы, артык майлы да түгел. Аякка басар өчен организмга нәкъ менә шулпа кирәк. Каты ризыкларны эшкәртергә көче җитми аның.
Шулпаның сыеклыктан торуы да файдага гына. Организм тукымалары тизрәк яңара, тизрәк савыгасың.
СУ
Табиблар суны күбрәк эчәргә куша. Инфекция белән көрәшүче организмга су бик кирәк!
АК МАЙ
Аның составында эчке органнарны саклый һәм сәламәтлекне тернәкләндерә торган бик күп майлар бар. Шулар эчке органнарны элпә белән каплап, организмны инфекция үтеп керүдән саклый.
ЧИКЛӘВЕК
Шулай ук саклау көченә ия. Чикләвектә 50 процентка якын май бар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев