Савыт-сабаны көйгән ризыктан чистартып буламы?
Плитәдә ашарга пешерергә куеп, сүндерергә онытып, кәстрүлне көйдергәнегез бардыр. Сезгә савыт-сабаны ничек чистатырга булуын аңлатабыз
Була шул андый күңелсез хәлләр. Вакытында искә төшеп, өйгә кереп сүндерсәң дә ризык пешкән савытны чистартырмын димә. Төбенә ябышкан көектән котыла алмый, кәстрүлләрне ташлаган чаклар да бар. Ә хәзерге кәстрүләләрне кырып юарга да ярамый.
Менә шундый хәлдә калдыгыз икән, түбәндәге киңәшне искә төшерегез. Аммиак эремәсе (даруханәдә сатыла) алып, кәстрүл төбенә салыгыз да, бу савытны пакетка салып, бер тәүлеккә алып куегез. Аннары савытны яхшылап юыгыз. Ул өр-яңа кебек булачак.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/savyt-sabany-kygn-rizyktan-chistartyp-bulamy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев