Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сарымсакны кемнәргә ашарга ярамый

абиб сарымсакны “ яратмаучы” чирләрне атап үткән.

Сарымсакны күпләр иммунитетны ныгыту өчен иң популяр продуктларның берсе буларак саный. Ләкин билгеле бер чирләрдән интегүчеләргә аны ашарга ярамый. Гаилә табибы, диетолог Анна Ивашкевич Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Сарымсак иммун системасының әйбәт эшләвенә этәргеч бирә. Өстәвенә аның составында вирусларга каршы торуга ярдәм итәрдәй цинк та бар” – дип билгеләп үткән табиб.

Шул ук вакытта, Ивашкевич әйтүенчә, бу яшелчәне ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә, шулай ук гастрит көчәйгән вакытларда ашарга ярамый. Юкса сарымсак ашказанына “бәрәчәк”, дип өстәгән белгеч.

Моннан тыш ул эчәкләре  көйле эшләми торган кешеләргә дә сарымсакны чамалап кына кулланырга кирәклеген әйткән.

“Ләкин ашказаны, эчәкләре көйле эшәүчеләр дә сарымсакны көненә ике тештән арттырмаска тиеш. Ә инде бу органнар авыртканда, хәтта шушы 1-2 теш тә күп булачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә Ивашкевич.

Моңа кадәр табиб-диетолог Инна Заикина сарымсакның шактый ук “усал” продукт булуын белдергән. Аның әйтүенчә, файдалы үзенчәлекләренә карамастан, аны ач карынга һәм еш ашарга ярамый.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев