Помидор үстерү серләре
Кирәкле кызыклар сандыгы

Помидор үстерү серләре

Баулы бакчачыларына помидор утырту серләрен тәкъдим итәбез

1. Үсентене утыртканда, буразнага бер уч вакланган арыш ипие сохарилары һәм бераз агач көле салсаң, томатлар көчле, эре, мул уңыш бирә торган булачак.

 

2. Томат үсентесен җиргә утыртыр алдыннан бер-ике көн кала, аларның аскы 2-3 яфрагын кисеп алыгыз.

 

3. Ачык җиргә утыртканнан соң,  үсентеләргә 2 атна дәвамында су сибү киңәш ителми, чөнки тамыр системасы туфракта ныклап үсеп китәргә тиеш, аны тынычлыкта калдыру кирәк.

 

4. Үскән «уллык»ларны кисү өчен иң кулай вакыт – томатның 5 см га кадәр җитүе.

 

5. Җимешләр сусыл, күләмле булып үссен өчен, чәчәк аткан вакытта 10 литрга 5 грамм бор кислотасы кушылган су сиптерегез.

 

6. Яшелчә тизрәк өлгереп җитсен өчен, җиңелчә йод эремәсе белән (10 л суда 30-40 тамчы эремәне эретергә) эшкәртергә. Ике көн эчендә помидорлар кызарып чыгачак.

Фото:  pixabay.com

Чыганак


Нет комментариев