Нинди азык-төлек гомерне озайта?
Табиб гомерне озайта торган продуктларны атаган.
Озын гомер һәм сәламәтлек өчен нәрсә ашарга кирәк?
«Россия тимер юллары-Медицина» Тверь клиникасының югары категорияле табиб-дерматовенерологы Юлия Андреанова гомерне озайта торган кайбер продуктларны киңәш иткән. Бу хакта «Вечерняя Москва» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Аның сүзләренә караганда, ярмалар кулланырга кирәк – аларны организм яхшы үзләштерә һәм аны чистартырга булышалар. Моннан тыш, рационга яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр өстәргә кирәк.
Андрианова әче сөт продуктлары да гомерне озайта ала, дип раслый. Ул эчәклек микрофлорасын нормальләштерәләр, дип билгеләп үткән.
Табиб менә нәрсәләр сөйләгән:
Организм өчен яхшы «төзелеш» материал булып терлек аксымы булган продуктлар санала. Бу балык һәм тавык ите.
Ул ассызыклаганча, йодның мөһим чыганагы — организм өчен диңгез продуктлары булырга мөмкин, ә эндорфиннар эшләү өчен ачы шоколад ашарга кирәк.
Фото: татар-информ
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев