Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен ирен кибә?

Ирен кибүнең берничә сәбәбен санап үтәбез

Беренче сәбәбе булып В, А һәм Е витамины җитмәү тора. Икенчесе – нәселдәнлек. Шулай ук ирен тиресе тәмәке тартканнан, ачы, тозлы ризык ашаганнан, декоратив косметикадан да кибә. Бина эчендә һава коры булганга һәм су аз эчкәнлектән дә булырга мөмкин.

 

Ирен тиресе озак вакыт кибеп ярылса, косметологка мөрәҗәгать итегез. Ул диагностика үткәреп, витамин дисбалансын көйләргә булыша, дәвалау косметикасын тәкъдим итә.

Ашказаны-эчәк тракты авырулары була калса, аны гастроэнтеролог ачыклый. Эндокринолог гормоннардагы үзгәрешләрне билгели. Аллергия аркасында булса, сезгә аллергологка барырга кирәк. Шул ук вакытта көненә ике литр су эчәргә өйрәнегез. Иренегезгә махсус бальзам сылагыз. Даруханәдән А һәм Е витаминнары алып эчегез.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев