Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Консервланган "скумбрия" балыгыннан кәтлит

Венера МӘҖИТОВАдан балык кәтлите рецепты тәкъдим итәбез.

Бу тәмле кәтлитнең рецептын Байсар авылында яшәүче җыр-моң иясе, өлкән дустым Гөлфирә ападан сорап алдым.

Ингредиентлар: 1 банка консервланган "скумбрия" балыгы, 5 уртача зурлыктагы пешкән бәрәңге (кабыгы белән пешерелә), ярты стакан пешкән дөге (мин икенче юлы булгур салырга уйлап торам), 1 йомырка, 1 зур суган, тоз, борыч.

Эш барышы:

1. Балыкны һәм бәрәңгене чәнечке белән изәбез.

2. Дөгене тозлы суда бүрттерәбез һәм сөзәбез.

3. Суганны вак итеп кенә турыйбыз.

4. Барлык ингредиентларны бергә кушып кәтлитләр формалаштырабыз һәм, онга манып, майлы табада кыздырабыз.

Кыскасы, озакка сузмыйча гына мин бу кәтлитне пешереп карадым һәм чактан гына телемне йотмадым. Тәме дә, эшләнеше дә, туклыклы булуы да ошады. Иң мөһиме, аны балалар да яратты.

Венера МӘҖИТОВА

Фото: Венера Мәҗитова

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/k-tlit/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев