Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кишер суты нәрсәдән файдалы?

Кишер суты бик файдалы. Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә.

Кишер суты В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп.

Кишер суты аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 миллилитр кишер суты эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суты эчкән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имчәк баласы булган хатыннарга кишер суты эчәргә киңәш ителә.

Кишер сутындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга эчәргә кушалар.

Кишер суты төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда яхшы ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суты эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, аны ирләргә җенси көчсезлектән, хатыннарга бала тапмаганда кулланырга киңәш ителә. Кишер суты кыйммәтле даруларны алмаштыра ала, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев