Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кишер, кәбестә, чөгендергә су сибүне кайчан туктатырга?

Кәбестә мул су ярата, чөгендергә коры һава килешә. Яңгыр булса, кишергә дә су сибәргә кирәкми.

Тәҗрибәле бакчачылар уңыш җыяр алдыннан кишер, кәбестә, чөгендергә су сибүне туктатырга киңәш итә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кәбестәне октябрьдә җыялар. Ул күп итеп су сипкәнне ярата. Июльдән сентябрь уртасына кадәр кәбестәгә мулдан су сибәргә кирәк. Уңыш җыяр алдыннан ике-өч атна алдан кәбестәгә су сибүне туктаталар.

Кишерне сентябрьнең соңгы ункөнлегендә алалар. Шуңа кадәр яңгырлар булмаса, кишергә атнасына бер тапкыр су сибәргә кирәк. Яңгыр булса, су сипмиләр. Уңыш җыярга ике атна кала кишергә су сибүне туктатырга кирәк.

Чөгендерне сентябрьнең икенче яртысында җыялар. Ул коры һаваны яхшы кичерә. Сезонга 5-6 тапкыр су сипсәң, җитә. Июль азагыннан башлап, чөгендергә су сибүне туктаталар.

Фото: pixabay.com

ЧЫганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев