Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Имбирь тамыры – шәп дәва!

Имбирь кулинариядә, медицинада, косметологиядә киң кулланыла.

Һиндстанда һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә үсә торган бу продуктта барлык микро- һәм макроэлементлар бар, В, С, Е группасы витаминнарына һәм минералларга, кальций, тимер, фосфор, цинк, магний, натрий, эфир майлары һәм бик күп актив матдәләргә бай. Имбирь аеруча калийга бай – 100 граммда 415 миллиграмм! Имбирь тамыры ул крахмал, аминокислоталар чыганагы да. Өстәвенә аз калорийлы продукт – 100 граммда нибары 80 ккал.

Имбирь – кышкы тамыр, ул аерым тәмгә, хуш искә ия

Җылыту эффекты булганга аны кыш көне кулланалар. Эфир майлары күп булу сәбәпле, вакланган имбирь тамырын ярты чәй кашыгы салу да җитә.

Имбирь тамырының иң файдалы матдәләре кабыгы астында. Аны боҗралап юка гына итеп турарга яки вак угычтан үткәрергә кирәк. Хуш исе озаграк сакланачак.

Имбирьнең файдалы үзлекләрен арттыру өчен аны башка тәмләткечләр, әйтик, мускат чикләвеге һәм кардамон  белән бутыйсың. Бал һәм лимон шулай ук имбирь белән яхшы яраклаша.

Канны сыеклый, баш миен кислород белән баета. Акыл хезмәтендәгеләргә имбирь бик файдалы продукт. Артритлар вакытында авыртуны басарга сәләтле. Баш авыртуларны, ярсучанлыкны киметә. Анда калорий түбән булу исә ябыгырга булыша. Сезонлы эпидемияләр чорында имбирь тамыры һәр өйдә булырга тиеш. Имбирь җылыту үзлегенә ия булгач, аны югары температура булганда, кан киткәндә, җәйге эсседә кулланырга ярамый.  

Имбирьнең 5 файдалы үзлеге

1. Имбирь укшу, күңел болгануны туктата ала.

Бик көчле дәвалау-профилактика үзлегенә ия һәм мең еллар инде төрле авыруларны дәвалаганда кулланыла. Галимнәр аның күңел болгану, косуларны туктата алу үзлеген ачыклаган. Йөкле хатыннарга бу симптом вакытында бик булыша. Имбирь чәе токсикоздан коткара. Күрем вакытында тынычландыра. Аның белән миоманы да дәвалыйлар. Гормональ фонны яхшырта.Климаксны җиңелрәк үткәрергә булыша. Операцияләрдән һәм химиотерапиядән соң укшуларны туктатуга сәләтле.

2. Имбирь иммунитетны күтәрә.

Шуңа күрә аны салкын тигәндә профилактик өчен кулланалар. Авырый башлауның беренче көннәрендә үк кечерәк имбирь тамырын алып акрын гына чәйнәгез. Тамак авыртканда имбирь согын сыгып чыгарып, аңа бер чеметем тоз кушалар һәм бу даруны ашар алдыннан кулланалар. Имбирь чәе исәҗылыта, савыктыра, кәефне күтәрә, көч бирә.

3. Имбирь ашказанына уңай тәэсир итә.

 

Ашказаны язвасы профилактикасы өчен менә дигән дәва. Ул аның лайлалы тышчасына уңай тәэсир итә. Продукт ашказаны-эчәк трактындагы ялкынсынуны киметә, ашказанының  кисеп авыртуларын баса.

4. Имбирь кан әйләнешен яхшырта.

Имбирьдәге матдәләр кан тамырлары торышын нормальләштерә, троблар барлыкка килү куркынычын киметә, ялкынсынуларга каршы тору, хәтта яман шешне кисәтү, тынычландыру үзлегенә ия. Ул матдәләр алмашында әһәмиятле роль уйный торган алыштыргысыз аминокислоталарга бай.

5. Имбирь биткә, тәнгә, чәчләргә файдалы.

 Аны дәвалау-профилактик чара буларак кына түгел, косметологиядә бик файдалы продукт итеп тә кулланалар. Ул бик көчле антиоксидант буларак, ялкынсынуларга каршы тора алу үзлегенә ия, кан йөрешен яхшырта, бит өчен бик файдалы. Әлеге продуктны биттәге тимгелләрне бетерү өчен кулланалар, бит, тән чәчләр өчен төрле битлекләр, скраблар ясыйлар.

Табиблар имбирьне көндәлек рационга кертергә киңәш итә. Алай да белеп файдаланырга кирәк. Ашказаны һәм эчәкләре белән проблемалар булса,  ул саруны кайнатырга мөмкин. Һәрхәлдә, күпләп ашамаска кирәк.

Кулланыр алдыннан имбирьне яхшылап чистартыгыз. Аны эшкәртелмәгән килеш тә, вакланган, төелгән һәм маринадланган рәвештә дә сатып алырга мөмкин.


Фото:  pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/imbir-tamyry-shp-dva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев