Файдалы киңәшләр
Баулы хуҗабикәләренә берничә киңәш тәкъдим итәбез
* Аш бүлмәсендәге сасы истән әфлисун яки лимон кабыкларын яндырып котылырга мөмкин. Ә суыткычтагы исне бетерергә активлаштырылган күмер яки кулланылган чәй пакетлары ярдәм итәр.
* Ипи савытын 9 процентлы аш серкәсе белән сөртеп алу, андагы исне дә, күгәрекне дә бетерер.
* Чәйнектәге юшкыннан котылу өчен, бәрәңге кабыгы салып кайнатыгыз.
* Йоклар алдыннан, аякларыгызны салкын су белән юыгыз. Болай эшләү тизрәк йоклап китәргә һәм чыныгырга ярдәм итәчәк. Кан тамырлары һәм капиллярларга да файдасы тиячәк.
* Әгәр киемнәрегезне көя күбәләгеннән саклыйсыгыз килә икән, шкафка яран гөл яфраклары куегыз. Әфлисун кабыклары бу бөҗәкләрдән сакламый.
* Алтын бизәнү әйберләрен 5 минутка баллы суга салып торсагыз, алар тагын да ялтырабрак китәр.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://vk.com/shahrikazanda
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев