Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эсседән сакланыйк. Баулыларга табиб киңәшләре

Җылы, кояшлы көннәр – җәйнең иң матур вакыты. Шунлыктан күпләр кояшта кызынырга, су керергә, җәйнең ямьле, эссе көннәреннән файдаланып калырга тырыша. Тиздән укучы балаларның да җәйге каникуллары башлана. Шуңа күрә, кояш кызуында озак булуның - хәвеф һәм авырулар алып килүен дә онытырга ярамый. Чөнки чамадан тыш эсселек кеше организмына начар тәэсир итәргә мөмкин.

Җәйге эсселек еш кына йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләрдә төрле өзлегүләр, кан басымы һәм йөрәк авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Авыл җирлегендә һәм ачыклык урыннарда түзәрлек, ә шәһәр җирлегендә эсселек тагын да көчлерәк була. Кояшның кыздыруы аркасында кирпеч биналар, тимер һәм пыяла корылмалар,  асфальт юллар кыза, шунлыктан эсселек бермә - бер арта. Шәһәрдәге урамнарда хәрәкәт иткән машиналардан чыккан зарарлы матдәләр тын алуын тагын да авырлаштыра.

Белгечләр киңәшенә колак салыйк:

–Эссе көнне тән тиресе тын алырлык һәм организмны эссе сугудан саклый торган натураль тукымалы киемнәр кияргә тырышырга, баш киемен онытмаска кирәк,– ди утыз елдан артык Баулы үзәк хастаханәсендә эшләүче табиб, участок педиатры Нәфисә Булатова. – Көннең иң кызу сәгатьләре – 12:00 дән алып 17:00 гә кадәр. Бу аралыкта ачык эссе һавада булмаска кирәк. Җиңелчә туклану, көн дәвамында гәүдә авырлыгына карап, 2-2,5 литр күләмендә су һәм төрле чәйләр эчү файдалы.

–Без урамга кичке якта гына чыгарга тырышабыз, – ди яшь әни Ксения Ягушова. – Әлбәттә инде белгечләр киңәш иткәнчә, җиңелчә кием, баш киеме, үзебез белән су алабыз.

Ә эссе көнне хәле киткән кешегә ничек ярдәм кулы сузарга?

Бу хакта 20 май көнне 19 сәгатьтә Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында тулырак карарга мөмкин.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев