Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чия йөрәкне ныгыта

Бу җимешне традицион кытай медицинасында еш кулланалар.

Бакчада чияләр кызарып пешә башлады. Бу тәмле җимештән хуҗабикәләр кайнатма ясарга, компот ябарга ярата. Ә менә чияне көн дә куллану артериаль кан басымын һәм кеше канындагы шикәр дәрәҗәсен киметүен күпләр белмидер дә әле.

 

Шулай ук бу җимеш “начар” холестерин һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшергә ярдәм итә. Моннан тыш, чияне еш кына традицион кытай медицинасында артрит һәм подаграны дәвалау өчен кулланалар.

 

Белгечләр сүзләренә караганда, 154 грамм төшсез чиядә 97 калория бар. Бу әчкелтем татлы җимеш C витаминына, калий, бакыр һәм марганецка бик бай. Фәнни тикшерүнеләр күрсәтүенчә, чия йөрәк авыруларын булдырмаска ярдәм итә, чөнки анда югары дәрәҗәдә антоцианнар һәм каротиноидлар бар. Бу хакта “Food News” басмасы хәбәр итә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев