Бүген Халыкара бәхет көне
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бүген Халыкара бәхет көне

Бәхетле булу серләре белән уртаклашабыз.

Әлеге киңәшләргә колак салсагыз, үзегезне бәхетле итеп тоярсыз.

1. “Минем хакта башкалар нәрсә уйлый икән”, – дип борчылмау. Бу – азатлык сере.

2. “Дөрес итеп тели белгән һәр теләгебез Аллаһ рәхмәте белән тормышка ашачак”, – дип уйлау. Бу – хакыйкать сере.

3. Тышкы кыяфәтенең нинди булуына карамастан, кабул итеп сөю. Бу – матурлык сере.

4. Үзеңне һәм башкаларны тәнкыйтьләмәү. Бу – дуслык сере.

5. Ярату, сөю һәм сөйгән кешеләрне үзгәртергә тырышмау. Бу – мәхәббәт сере.

6. Алдан бирергә, соңыннан алырга өйрәнү. Бу – байлык сере.

7. Кешеләрнең дәрәҗәләренә, байлыкларына, матурлыкларына кызыкмау. Бу – кешеләр белән уртак тел табу сере.

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/bkhetle-bulu-serlre

Фотоhttps://pixabay.com

 


Нет комментариев