Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Август — алтын вакыт булырга тиеш!

Җәйнең соңгы ае күпләр өчен хәлиткеч булачак, дип ышандыра астрологлар. Ә йолдызнамәнең дүрт билгесе аеруча зур уңышларга коеначак. Кемнәр алар?

Үгезбозау күп планнар һәм идеяләр белән яначак. Йолдызлар аңа фантазия очышын туктатмаска киңәш итә. Мавыгулары аларга керем китерә башларга мөмкин. Үгезбозау дөрес юнәлеш алган, юлыннан тайпылмасын. Айның икенче яртысында ул вакыйгалар өермәсендә кайнаячак.

 

Кысла өчен август җәйнең иң позитив ае булачак. Күкләр аңа күп көтелмәгәнлекләр һәм кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә. Көнкүреш техникасы сатып алса, уңышлы булыр. Бу билгегә мөмкин булганча барлык теләкләрен тормышка ашырырга, салкыннар алдыннан көч тупларга киңәш ителә.

 

Кызга августта мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Барлык билгесезлекләр ай ахырына кадәр хәл ителергә тиеш. Дөрес адым ясау бик мөһим. Интуициягә ышану хәерле. Үткәннәрне җибәреп, яңалыкларга әзер булыгыз.

 

Чаянның барлык вакытын эш алачак. Карьера баскычында күтәрелеш көтә. Август тормыштагы барлык кирәкмәгәннән арынырга ярдәм итәчәк. Кызыклы һәм фәһемле очрашулар да булачак!

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев