Итне күп ашарга тырышмагыз. Әлбәттә, рационнан алып атарга ярамый, чөнки ул аксым чыганагы булып тора.
Шуңа да итнең майсызын ашагыз. Көненә бер генә итле ризык ашау да җитә. Итне, шулай ук балыкны кыздырмагыз, пешерегез генә. Итле шулпаны атнасына ике-өч тапкырдан да артык ашамагыз. Калган көннәрдә вегетариан ашы пешерегез.
Майлы диңгез балыклары – скумбрия, сардина, сөләйман (лосось), палтус, сельдь, иваси) омега-3 кислотасына бай. Аларны йөрәк-кан тамырлары авырулары булдырмас өчен ашарга кирәк. Аларны атнасына 300-400 гр кулланыгыз.
Йомырка шулай ук аксым чыганагы. Олы яшьтәгеләргә атнасына 2-3 йомырка ашарга кирәк. Йомырка агын көн дә кулланырга ярый.
Сөт продуктлары сөякләр өчен мөһим булган кальцийга бай. Көненә 100 гр майсыз эремчек ашарга тырышыгыз. Ә менә сыр белән артык мавыкмагыз. Аңарда май, тоз һәм холестерин күп. Көненә 10-30 гр сыр ярый. Сөт эчәргә яратсагыз, көндәлек норма 300-400 гр нан артмасын.
Көненә 200 гр кефир эчәргә ярый. Аны йоклар алдыннан эчүең хәерлерәк. Каймакның күләмен көненә бер аш кашыгыннан арттырмагыз.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/60-yashtn-uzgannarga-nichek-tuklanyrga
Нет комментариев