Кандызлар прививканы нигә ясатмый?
Кандыз авылы мәдәният йортында халык җыены узды. Җыелышта Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты.
Баулыдан чагыштырмача ерак урнашкан авылларның берсе булган Татар Кандызында барлыгы 600дән артык кеше яши. Авыл территориясендә җиде фермерлык хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда 438 баш эре терлек теркәлгән. Умарта тотучы кешеләр дә бихисап. Авыл биләмәсендә 2021 елда өч бала туган, тугыз кеше мәрхүм булган. Шуларның берничәсе – яңа короновирус инфекциясеннән. Авыл кешеләренең нибары 21 проценты гына бу авыруга каршы вакцинация узган: 543 кешенең 142се генә прививка ясаткан. Җыелышта авыл халкының вакцинация узуда пассивлыгы мәсьәләсе дә күтәрелде. Авыл фельдшеры өлкән яшьтәгеләрнең ясатмау сәбәбен әйтеп узды, аларга шәһәрдә яшәүче балалары ясатмаска куша икән.
Баулы район үзәк хастәханәсе баш табибы урынбасары Ринат Шәфыйков райондагы вәзгыять турында сөйләп узды. Аның сүзләренчә, авыручылар саны күпкә арткан, хәтта чирлеләрне кабул итәргә урыннар җитми.
– Инфекцияне җиңәр өчен, авыл халкының һич югы 60 проценты вакцинация узарга тиеш, – ди ул.
– Мин авылыгызда яшәүче халык өчен борчылам, чөнки район буенча иң аз вакцинация ясаткан авыл – сез, – ди Рамил Гатиятуллин. – Якты дөньядан китүчеләр жәл, шуңа да уйланыгыз, ясатыгыз, аннары соң булырга мөмкин.
Җыелышта авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин тормышка ашырылган, эшләнәсе эшләр, шулай ук “Исламгалиев”фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев хуҗалык эшчәнлеге хакында сөйләп уздылар.
Авыл халкы башкарылган эшләрдән канәгать. Кандызлар авыл һәм фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу хакта тулырак итеп Баулы телевидениесе эфирыннан карый алырсыз.
ФОТО: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев