Басу-кырларда әлегә калын кар ята. Бик тиздән язгы кыр эшләре башланыр. Кара көздән кыр эшләре тәмамлангач та бар техника кышкылыкка машина-трактор гаражына урнаштырыла. Бүгенге көндә аларның күбесе “ялда”. “Берлек” хуҗалыгында барлыгы 23 трактор бар. Шуларның егермесе язгы кыр эшләрендә катнаша.
Машина-трактор паркында эшләр кыш көнендә дә җанлы бара, һәр механизатор үз “тимер аты” янында кайный. Баш агроном Мөхәммәт Моратхузин сүзләренчә, бүгенге көндә хуҗалыкта 17 механизатор эшли. Шуларның тугызы фермада терлекчелектә хезмәт куя.
– Калган механизаторларыбыз ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр. Күбесе үз тракторларын төзекләндерү белән мәшгуль. Көздән тырма ремонтлап башлаган идек. Бүгенге көндә 153 тырма төзекләндерелде һәм буялды. Шулай ук көйләү сызыгына куеп, тикшереп, кабул итеп алдык. Әлеге вакытта кайбер техника детальләрен тыштан сүтеп алып кереп, ремонтлыйбыз. Эретеп ябыштыручыларга да эш җитәрлек.
– Кыш быел карлы булды. Бөтен техника икешәр метр кар астында калды. Башка елларда тиз генә чыгара идек тә, ремонт эшләре башкара идек, – ди агроном. – Әлеге вакытта техникаларны ачык мәйданнарга чыгару эшләре алып барыла. Көннәр бераз җылыткач, аларга да ремонт эшләре уздыра башлаячакбыз.

Белгеч сүзләренчә, соңгы вакытта хуҗалыкта эшләргә механизаторлар җитми.
Айдар Мостаев “Берлек” хуҗалыгында механизатор булып 20 елдан артык эшли. Ул язгы кыр эшләрендә алыштыргысыз чәчүче. Күп еллар дәвамында ул игенчеләр янәшәсендә эшләп хезмәт тәҗрибәсе туплый, техниканы, агрегатларны төптән өйрәнә.

– Бүгенге көндә чәчкечләрне җыябыз, рәткә китерәбез, – ди ул. – Кыр эшләре башлангач, эшләр көйле барсын өчен бар техниканы кышын карап куярга кирәк. Чәчкечләрнең чәчү вакытында тыгыла торган гадәте бар, аны датчиклардан карап барабыз. Язгы кыр эшләрен түземсезлек белән көтеп алам, иртәнге алтыдан алып бер тәүлек эшләсәк тә, яраткан эштә сизелми ул.
Ә әлегә машина-трактор мастерскоенда эшләр кайный, трактор гөрелтесе ишетелмәсә дә, чүкеч, эретеп-ябыштыру тавышы ерактан ук ишетелеп тора.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Нет комментариев