Баулы кырларында көнбагыш культурасы өлгерә
Төп тема

Баулы кырларында көнбагыш культурасы өлгерә

Район басу-кырларын ямьләп, көнбагышлар кояшка үрелә. Быел район хуҗалыкларында барлыгы дүрт меңгә якын гектар җирдә көнбагыш утыртылган.

Көнбагышларга тулысынча җитешергә вакыт бар әле. Районның ун хуҗалыгында көнбагыш үстерәләр. “Исламгалиев” хуҗалыгында – 2 мең гектарда, “Бәкердә” – 600дән артык  гектарда, “Вәлиев”, “Хаҗиев”, “Николашкино” хуҗалыгында 200-300 гектарда чәчелгән. Калган аграрийларда бераз кимрәк утыртылган.

“Быел Баулы районында дүрт меңгә якын мәйданда көнбагыш чәчелгән, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов. – Иң күп күләмдә “Исламгалиев” фермерлык хуҗалыгында – ике мең гектарда. Аларда гибрид культуралары да бар. Башка хуҗалыкларда да гибридлар һәм югары сортлылары бар. Аларның күпмедер өлеше май чыгаруга китәчәк, күпмедер өлеше орлыкка калачак.

Көнбагыш – иң ахырда суктырып ала торган культура. Уңыш җыюга сентябрь азаклары һәм октябрь башларында керешәчәкләр.

Фото: Айгөл Хөсәенова


Нет комментариев