Баулы егете кул эшләре остасы
Төп тема

Баулы егете кул эшләре остасы

Безнең як кул эшләре осталарына бай. Кем өчендер бу мавыгу булса, кемгәдер – акча эшләү ысулы. Баулы укучысы Илмир Шәвәлиев кече яшьтән үк йон эшкәртү һәм бәйләү белән шөгыльләнә. Хәзер аны үз эшенең остасы дип әйтергә дә була.

Илмир кардер барабаны дип атала торган йон эрләү җайланмасында эшли. Сыйфатлы җеп алу өчен, йон берничә этапта эшкәртелә.

Бәлки, кемдер бу ирләр эше түгел, дип әйтергә батырчылык итәр. Әмма 16 яшьлек баулылы Илмир Шәвәлиев алай дип уйламый. Илмир 6 яшьтән кул эшләре белән шөгыльләнә, бәйли, йон яза, эрли. Бу һөнәргә аны әбисе һәм туган апасы өйрәткән.

 – Әбием белән туган апамның эрләүләрен, бәйләүләрен күзәттем дә кызык булып китте, – ди Илмир. – Эрләргә өйрәнмәкче булгач, апам кулыңа ал, өйрән диде. Шулай китте инде. Аннары интернеттан йонны ничек эшкәртүләрен, ничек эрләүләрен карадым. Бәйләргә үзем өйрәндем, төрле бизәкләрне дә интернеттан карадым.

Илмир сарык йонын эшкәртүгә өстенлек бирә. Аның сүзләренчә, сарык йонын авылларда да табарга мөмкин. Илмирның туганнары, бабасы һәм әбисе сарык үрчетә. 

– Токымлы кәҗә мамыгын Алтайдан заказ белән кайтартам, – ди Илмир. – Кайвакыт куянныкын да эрлим.

Яшь оста җитен эшкәртергә дә планлаштыра.

Илмир өчен иң авыр эш – йон эшкәртү.

– Башта йонны юарга, чистартырга кирәк, шуннан соң гына язарга, бу – күп көч таләп итә торган эш. Йонны язганда, куллар арып бетә, – ди ул.

Илмирны хәзер үз даирәсендә, осталар арасында яхшы беләләр. Илнең күп кенә төбәкләрендә яши торган осталары арасында аның дуслары күп, мәсәлән, Алтайдан, Якутиядән. Аның шулай ук чит илдә дә, мәсәлән, Америкада, Канадада да фикердәшләре бар. Яшь кул остасының йон эшкәртү, йомгак ясау, эрләү өчен бөтен кирәк-яраклары бар. Хәзерге вакытта эрләү элеккеге популярлыгын югалткан булса да, һөнәр бик файдалы, ул үз кулларың белән йомшак һәм җылы эшләнмәләр ясау өчен материал булдырырга мөмкинлек бирә. Илмирның эрләү җайланмалары икәү.

– Эшләү җайланмаларын үзебез сатып алабыз, – ди яшь кул остасы. – Интернетта осталар белән таныштым, алар үз инструментларын тәкъдим итә башладылар. Мәсәлән, кардер барабаны 10 мең тора, ә йон эрләү җайланмасы – 17 мең сум. Борынгы эрләү җайланмасын ике мең сумга быел гына сатып алдык әле.

Илмирга, барыннан да бигрәк, оекбаш, башмак, косынкалар бәйләү ошый. Яшь мастерның сүзләренә караганда, кайбер эшләнмәләр өчен эрләнгән әзер йон сатып ала, ә менә мамыктан косынкалар өчен үзе эрли.

– Миңа фабрика мамык йоны ошамый, – ди Илмир. – Ул алай ук кабарып тормый, тиешенчә ялтырамый.

Моңа кадәр, Илмир мавыгуына 4-5 сәгать вакыт биргән. Ләкин хәзер, имтиханнарга әзерләнергә кирәк булганга, үзенең яраткан эшенә азрак вакыт бүлә, быел Илмир 9 сыйныфны тәмамлый.

– Мәктәптән соң мин я эрләргә, я бәйләргә утырам, – ди яшь оста. – Кәефем булмаганда да бәйләү белән шөгыльләнәм. Башка кул осталарын карап, илһам алам. Кайбер танышларым белән видеоэлемтә аша аралашам, алар миңа киңәшләрен бирәләр.

Аның сүзләренә караганда, сыйныфташлары егетнең мавыгуы турында белмиләр әле. Кайберләре, көлемсерәп, төрткәләп ала, ә кайберләре, киресенчә, хуплый.

– Мин бу яхшы, файдалы эш дип уйлыйм, – ди Илмирның уң кулы – әнисе Эльмира. – Улыбызга кызыклы булган шөгыль безгә дә кызыклы. Һәрчак булышып, ярдәм итеп торабыз. Башта сыйныфташлары көләр, дип борчылган идем.

Егетнең киләчәккә планнары зурдан.

– Алга таба да үсәсем, эшмәкәр буласым килә. Ә белем алуга килгәндә, ветеринар һөнәрен үзләштерәсем килә, авыл хуҗалыгы терлекләре белән кызыксынам, – ди ул.

Әлегә Илмир, якыннарын сөендереп, үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә. Яңа уйланган эшләнмәгә бизәкләр сайлый, атаклы остакуллар алымнарын кулланырга ниятли.  

Автор фотосурәте


Нет комментариев