Җомга көне алдыннан Татарстанда кечкенә явым-төшемнәр һәм 4 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген Татарстанда юеш кар һәм яңгыр рәвешендә кечкенә явым-төшемнәр көтелә. Иртән аерым районнарда томан сакланачак, дип хәбәр итте ТР Гидрометцентры.
Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.
Көндез республика буенча һава температурасы +1 дән +4 градуска кадәр, Казанда — +1…+3 градуска кадәр булачак.
Юлларда урыны белән бозлавык булуы мөмкин, шуңа күрә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев