Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Яңа ел табынына рулет

Тавык итеннән бу тәмле ризыкны үзебез әзерлик.

Яңа ел табынына тавык итеннән бу тәмле рулетны әзерләмичә калмагыз, дуслар. Бу бик тә тәмле рулетны әзерләү өчен 1 килограмм тавык ите, 50 грамм кара җимеш (чернослив), 25 грамм сарымсак, йомырка, тоз һәм борыч кирәк булачак.

Тазартылган тавыкны буйга ярып, итен сөягеннән аерылар. Аннан җиңелчә генә суккалап йомшартырга, тоз һәм борыч сибеп, сарымсак сөртергә.

Кара җимешне суда җебетеп, төшен алырга. Юка итеп кенә йомырка җәймәсе әзерләргә. Өстенә әзер итне, шуннан туралган кара җимешне салырга һәм рулет итеп төреп, җеп белән бәйләп чыгарга кирәк. Рулетны тавык сөягеннән әзерләнгән шулпада 40-60 минут пешерергә һәм шунда суытырга.

Түгәрәкләп киселгән рулетны гарнир һәм яшелчәләр белән бизәп, табынга чыгаралар.

Фото: //pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев