Хөрмә белән мандарин десерты
Табынга десерт тәкъдим итәбез
1 хөрмә, 2 мандарин, 1 яшел алма, 100 гр 9 процентлы эремчек, 50 гр әстерхан чикләвеге, бал, лимон согы, бөтнек
Мандарин телемнәрен бүлгәләп, җепселләреннән яхшылап чистартабыз. Хөрмәне һәм алманы шакмаклап яки телемләп турыйбыз. Алма өстенә лимон согы сыгабыз. Барысын бергә болгатып, тәлинкә кырыйлап салып чыгабыз. Өстенә сыек бал агызабыз. Уртага эремчекне куябыз, өстенә ваклап туралган әстерхан чикләвеге сибәбез. Бөтнек яфраклары белән бизибез.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев