Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Витаминлы көзге салат

Көз — витаминга бай, яшелчә-җимеш өлгергән вакыт

Салатның да төрлесен ясарга була, тик иренмә генә. Җиңелчә генә рецепт тәкъдим итәбез. Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 топинамбур бүлбесе, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк булыр.

Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңелчә генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез. Топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз. Аз гына лимон суты кушсаң, тагын да тәмлерәк була.

Мондый салат витаминга бик бай була. Аны атнасына берничә тапкыр әзерләп ашарга тырышыгыз.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев