Үрдәк һәм каз муеныннан тутырма
Бик тәмле килеп чыга
Эш тәртибе:
Муенның тиресен җәрәхәтләндерми һәм ертмый гына кисеп алырга. Бик җайлы чыга икән тиресе, сөяк өлеше кала.
Аннары үрдәк, каз эчлеген иттаркычтан чыгарырга, майлы эчәкне дә юып кушарга була. Суган, сарымсак, Адыгей тозы, төелгән кара борыч кушып, фаршны болгатып, бер массага әверелдерергә.
Дөге бүрттереп кушсагыз да ярый. Эчәге формасындагы муен тиресенә әлеге массаны тутырып, ике башын тегәргә. Майларын алмаска.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев