Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Аш-су

Туңдырма әзерлибез

Баулы хуҗабикәләренә җайлы гына туңдырма рецептын тәкъдим итәбез

Тиз, җайлы эшләнелә, балачактагы туңдырма тәмнәре килә. Тәме фантазиягезнең байлыгыннан тора. Чикләвекләр, җиләк-җимешләр, шоколад, карамель өстәп, тәмен үзгәртә аласыз. Аларсыз гына да искитмәле тәмле була.

Ингредиентлары:

500 мл 33 процентлы каймак (сливки)

200 гр куертылган сөт (сгущенка)

2 гр ванилин

Каймакка ванилин салып, миксер белән куерганчы күпертәбез. Куергач куертылган сөт салып, 30 секунд кабат болгатабыз. Контейнерларга тутырып морозильникка катырырга куябыз. Катнашма яхшы кабарсын өчен, бер сере бар. Каймак та, миксерның венчигы, болгата торган савыты да салкын булырга тиеш. Бик аз да болгатмагыз, бик күп тә. Күп болгатсаң, мае аерыла башлый. Куерып китеп, миксер артыннан рәсем ясалып кала башлагач туктагыз. Кашыкка алсагыз, әйләндергәч кашыктан төшмәскә тиеш.

Фото:pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев