Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Топинамбурдан бик файдалы салат

Көз — витаминга бай яшелчә-җимеш өлгергән вакыт. Җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 топинамбур бүлбесе, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә лимон суты, тоз кирәк булыр.

Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңел генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез. Топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз. Аз гына лимон суты кушсаң, тагын да тәмлерәк була.

Мондый салат витаминга бик бай була. Аны атнасына берничә тапкыр әзерләп ашарга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев