Тәмле пирог рецепты
Баулы хуҗабикәләренә тәмле пирог рецептын тәкъдим итәбез
Камыр: 250 мл су + сөт, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы сыек май, 15 гр чи чүпрә, он.
Камырны басып, кабарырга куябыз. Бу камыр бер генә пирогка күп була, берничәне пешерә аласыз.
Эчлек: корт, куертылган сөт, әстерхан чикләвеге.
Камырны табага җәябез.
Иң аскы катка корт салабыз.
Өстенә куертылган сөт агызабыз.
Соңыннан вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез.
Алдан җылытылган 180 градуслы мичтә камыры пешкәнче тотабыз.
Авызда эреп тора, бик тәмле.
Чәйләрегез тәмле булсын.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев