Тавык рулеты рецепты
Баулы хуҗабикәләренә тавык рулетын ясау рецептын тәкъдим итәбез
Рулетны әзерләү өчен:
200 гр каты сыр, 3 йомырка, 1 тавык түшкәсе, 2 суган, 3 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.
Тавык итен бер баш суган белән иттарткычтан чыгарыгыз. Сырны эре угычтан чыгарып, каймак һәм йомырканы сытып салыгыз. Барысын бергә кушып болгатыгыз. Масса бик куе да, сыек та булмасын.
Яссы табага (30×40 чамасы булса яхшы) фольга җәегез. Фольга өстенә сырлы массаны агызып, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 15-20 минут пешереп алыгыз. Җәем янмасын, әмма йомырка пешәргә тиеш.
Җәем пешкән арада икенче суганны вак итеп турап, майда кыздырыгыз. Шуңа фарш кушыгыз. Тоз, борыч сибеп, икесен бергә кыздырыгыз.
Сырлы җәем пешкәннән соң фольгадан алып, бераз суытыгыз һәм өстенә кыздырылган фаршны җәеп, рулет итеп төрегез.
Рулетны берничә катлам фольгага төреп, 180 градуста 30 мин чамасы пешерегез.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев