Ташкабактан запеканка
Сезгә ташкабактан запеканка рецепты тәкъдим итәбез
Кирәк булачак:
яшь ташкабаклар — 800 грамм;
каты сыр — 100 грамм;
йомырка — 4;
20 процентлы шәһәр каймагы — 4 кашык;
сарымсак — бер теш;
укроп — 5 грамм:
тәменчә тоз, борыч;
табага сөртергә акмай.
Йомыркаларны күпертәбез һәм аларга каймак, тоз, борыч, вакланган сарымсак, укроп кушып бутыйбыз.
Май сөртелгән табага түгәрәкләп туралган ташкабакны берничә кат итеп урнаштырабыз һәм өстенә соусны коябыз, кыргычтан чыгарылган сыр сибәбез.
Запеканканы 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә өсте алтынсу төскә кергәнче 30 минут тирәсе пешерәбез.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев