Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Аш-су

Ташкабактан кәтлитләр

Кәтлитләрне ясау өчен зур булмаган 2 ташкабак, 1 суган, 2 йомырка, 100-150 гр сыр, 4 аш кашыгы он, яшеллек, 1 тырнак сарымсак, уылган кара борыч, тоз, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк була.

Яшелчәләргә уылган сыр, вак итеп туралган петрушка, бик вак итеп туралган сарымсак салып бутыйбыз. Яшелчәләргә йомыркаларны сытабыз. Тоз, борыч, он салып, “камыр” ясыйбыз. Ул сыек булырга тиеш түгел. Шуңа да онны күбрәк салырга да мөмкин. 
Кәтлитләрне кашык белән салып, яхшы кыздырылган майда кыздырабыз. 
Өстәлгә каймак яисә Бешамель белән бирергә киңәш ителә.
Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев