Ташкабак һәм солыдан коймак
Баулы хуҗабикәленә тәмле коймак рецепты тәкълим итәбез
Ташкабакка геркулес өстәп пешерелгән коймак файдалы, тәмле һәм туклыклы да.
Кирәк: 1 ташкабак, 1 кишер, 3 аш кашыгы вакланган солы ярмасы, 1 йомырка, петрушка, суган кыягы, 150 грамм каймак, тоз, төелгән кара борыч, үсемлек мае.
Ташкабакны юып, кабыгы һәм орлыкларыннан чистартабыз. Кишерне юып чистартабыз. Яшелчәләрне угыч аша үткәреп, суын сыгабыз. Петрушканы ваклап турыйбыз. Ташкабак белән кишергә чи йомырка, петрушка, тоз-борыч өстибез. Барысын бергә болгатып, кәтлит ясаган кебек, кечерәк кенә коймаклар әвәлибез. Аларны майлы табага салып, алсу төскә кергәнче, әйләндерә-әйләндерә кыздырабыз. Суган кыягын юып, ваклап турыйбыз һәм каймакка салып болгатабыз. Коймакны табынга шушы соус белән бергә куябыз. Телеңне йотарлык тәмле була!
Фото: pixabay.com
Чыганак: Ватианым Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев