Тәмле кекс рецепты
Җиңел генә әзерләнгән камыр ашы күпләрегезнең күңеленә хуш килер.
Кирәк булачак:
1 ст каймак
1ст шикәр комы
2 ст он
3 йомырка
1 кап ванильле шикәр комы
1 кап разрыхлитель.
- Әзерләү тәртибе:
Барысын бергә яхшылап болгатабыз. Форманы тутырмый гына салып чыгабыз. Эченә цукаты, йөзем салырга мөмкин. 180С ка кадәр жылытылган духовкада 20-30 мин пешерәбез.
- Чәйләреге тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев