Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Сыр ясау ысулы

Баулы хуҗабикәләренә сыр ясау ысулын тәкъдим итәбез

Кирәк булачак: 1 литр сөт, 1 килограмм эремчек (майлы хуҗалык сөте һәм эремчегеннән яхшырак чыга), 100 грамм сыер мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы сода, 1 чәй калагы тоз.

Сөтне кайнатып чыгарыгыз да өстенә эремчек салыгыз. Кайнап чыгуга уттан алып сөзегез. Яхшырак сөзелгән саен сыр уңышлырак килеп чыгачак. Сыер маен эретегез һәм шуңа сөзгән эремчекне, йомырка, сода, тоз салып, 20 минут яхшылап болгатып пешерегез. Бәрәңге төйгеч белән болгататып пешерергә дә мөмкин.

Шуннан соң, формага салып, салкын урынга куярга кирәк. Сыр күбрәк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә бара, 1-2 көннән соң тыгыз, кибет сыры кебек була.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев