Сусыл кәтлит ясауның ысулы
Баулы хуҗабикәләренә кәтлит сусыл булсын өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез
Беренче ысул - әгәр дә кәтлитләрегез йомшак һәм сусыл килеп чыксын дисәгез, фарш ясаганда итнең майлы өлешләрен дә кулланырга киңәш ителә.
Икенче ысул – сап-салкын су. Әзер фаршка берничә кашык салкын су яисә боз салып бутау итне сусыл итәчәк.
Өченче ысул - гадәттә без фаршка чи суган салабыз. Пешекчеләр исә суганны кыздырып, алай гына да түгел, талгын утта ак май салып пешереп салсаң отышлырак, дип саный. Моның өчен суганны ярымбоҗралап турарга, зәйтүн маенда бераз кыздырып алырга, аннан ак май салып, 4 сәгать чамасы талгын утта пешерергә кирәк. Ул дөрес итеп әзерләнсен өчен савыт өстенә пергаменттан ясалган капкач куела. Мондый капкач артык парны чыгарырга ярдәм итә, ә конденсат җыелмый. Аннан шул суганны фарш белән бутап, кәтлит ясала.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев