Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Судак балыгыннан ризык

Борай һәм судактан ризык әзерләү ысулы

Кирәк:

(бар ингредиентлар да бер порциягә исәпләнелгән)

100 г судак балыгы филесы;

60 г борай ярмасы;

30 г коры корт;

120 г 33 процентлы сөт өсте;

25 г укроп;

25 г петрушка;

100 г үсемлек мае;

бизәр өчен брокколи кәбестәсе һәм черри помидоры;

тәменчә тоз (без адыгей тозы кулландык).

 

Эш барышы:

Судак балыгын чистартып, 100 граммлы кисәкләргә бүләбез (әзер филе гына да алырга була). Һәр кисәкнең ике ягына да тоз тидереп, пергамент кәгазьгә тезәбез. Өстеннән үсемлек мае сибеп чыгабыз.

Балыкны пергаментка төреп, 180 градус кызулыктагы мичтә 8 минут пешерәбез (мичне алдан кыздырып куярга кирәк).

Борай ярмасын юып, тозлы суда яртылаш әзер булганчы пешерәбез. Артык суын саркытып, 100 г ярмага 70 г исәбеннән сөт өсте салабыз (калганы соус өчен). Ботканы әзер булганчы пешереп бетерәбез.

Калын төпле кечкенә кәстрүлгә (сотейник) корт, тоз һәм калган сөт өстен салып, кайнатып чыгарабыз да, минут ярым сүрән утта пешерәбез.

Сөт өстендә пешеп йомшарган кортны блендер белән издерәбез. Яшел май өстибез. Яшел май 1 өлеш үләнгә (укроп белән петрушка) 2 өлеш үсемлек мае салып ясала. Майны башта 90 градуска кадәр җылытырга кирәк. Әзерлеген белер өчен бер тармак укропны майга салып карыйлар. Май чыжылдарга тиеш түгел. Кайнар булса, чыжылдау беткәнче суыталар. Җылы майны үләннәр өстенә агызып, 2 минут (!!!) блендер белән ваклатабыз.

Брокколи кәбестәсен 2 минутка кайнап торган суга салып, йомшартып алабыз. Суынгач, 2 миллиметрлы юка телемнәргә – слайсларга теләбез.

Черри помидорын урталай бүләбез.

Брокколи һәм черриның тышкы ягын бәләкәй газ баллоны ярдәмендә көйдереп алабыз. Газ баллоны булмаса, коры табага тезеп тә җиңелчә генә кызартырга мөмкин.

Табынга биргәндә сай тәлинкәгә башта борай боткасын, аның өстенә балык филесын куеп, корттан әзерләгән соусны сибәбез. Кызартып алган яшелчәләр һәм укроп яфраклары белән бизибез.

Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/vtoroe/boray-sudak-m

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев