Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Соус ясау серләре

Соус ярдәмендә пешерелгән аш-суның тәмен үзгәртергә була. Әмма белеп ясасаң гына...

Татар халык ашларына соуслар ясау хас булмаса да, без бүген аны яратып кулланабыз. Гади генә аш-суга да соус ярдәмендә үзенчәлекле тәм бирергә мөмкин. Соус ясау авыр да түгел. Әмма аны ризыкның төренә карап эшләргә кирәк.

 

15 процентлы каймакка вакланган ике теш сарымсак, туралган укроп, тоз һәм борыч салып болгатырга. Мондый соус голубцы, кыздырган бәрәңге һәм яшелчә кәтлитләре өчен яхшы.

 

Зәйтүн мае + лимон согы + тоз + кипкән базилик + тимьян. Соус яшелчә салатлары, балык, тавык, төрле итләргә бара.

 

Сливки + сыр + мөшкәт чикләвеге + киптерелгән сарымсак. Сливкины табада җылытабыз да сыр һәм тәмләткечләрне салып, сыр эрегәнче утта тотабыз. Бу соус дөге һәм бәрәңгегә килешәчәк.

 

Помидор + суган + сарымсак + бер чеметем кызыл борыч + тоз. Помидорны, тышчасын чистартып, тәмләткеч, тоз, суган һәм борыч белән блендерда изәргә. Әлеге соус мичтә пешкән бәрәңге, пешкән яшелчәләр, сыер һәм тавык ите белән ашарга тәмле.

 

Эремчекле сыр + яшел тәмләткечләр + төелгән кара борыч + бераз гына тоз. Барысын бергә болгатырга да табынга балык, бәрәңге һәм пешкән яшелчәләр белән бирергә мөмкин.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев