Сары сливадан тәмле кайнатма
Быел бакчаларда слива агачлары да сыгылып утыра. Бигрәк тә сары слива уңды. Аңардан компот та, кайнатма һәм соклар ясарга була. “Баулы-информ” укучыларына сары сливадан уңай гына ясала торган кайнатма ысулын тәкъдим итәбез.
Бер килограмм сары сливага якынча бер килограмм (бераз артыграк та ярый) шикәр комы кирәк. Сливаның төшләрен алырга һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга. Иртән шуны утка куеп, кайнап чыккач биш минут пешерергә һәм яңадан суытырга куярга. Тагын шулай ике тапкыр эшләргә. Өченче тапкыр кайнатканда шикәр комының калган яртысын салырга. Кайнап чыга башлагач, уттан алырга.
Бераз болгаткач, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып сакларга куярга була. Мондый кайнатма куе, үтә күренмәле һәм тәмле була.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев