Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Шалты авылы укучылары өчен милли аш мастер-классы үткәрелде

Кызлар кыстыбый пешерергә өйрәнделәр.

Укучыларның көзге каникул вакытлары файдалы да, кызыклы да булып үтсен өчен район күләмендә бик күп чаралар, мәгълүмат сәгатьләре, очрашулар, мастер- класслар оештырыла. Шалты авылы укучы кызлары өчен мәдәният йортында Гөлназ Вахитова милли аш - кыстыбый әзерләү буенча чара әзерләде.

– Бәрәңге белән пешерелгән кыстыбый – ул безнең татар халкының милли ашларыннан иң җиңел әзерләнә торганы, – дип аңлатты Гөлназ Вахитова. – Тиз генә әзерләүгә карамастан, ул бик туклыклы, тәмле була. Кыстыбыйны өлкәннәр дә, балалар да бик ярата. Мин дә гаиләмә аны еш пешерәм. Бүген “Сөмбелә” фольклор түгәрәгенә йөрүче укучы кызларыбыз белән әлеге ризыкны пешердек. Шулай ук авылыбызның берничә студенты да кызыксынып килде.

Кызлар башта бәрәңгене чистартып пешерергә куйганнар, аннары бергәләп кыстыбый өчен камыр әзерләгәннәр. Бердәм көч белән уртак эш тиз һәм җиңел эшләнгән.

– Кыстыбый тәмле инде ул. Өйдә дә еш пешерәбез. Аны әле тары ярмасы белән дә пешерергә була, – дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты тугызынчы сыйныф укучысы Гөлназ Газизова. – Кыстыбыйның камырын да төрлечә ясыйлар. Ничек ясасаң да телеңне йотарлык була.

– Без әниемә ияреп аш бүлмәсендә кечкенәдән үк төрле ризыклар пешерергә өйрәндек, – диләр Эльвира һәм Индира Вахитовалар. – Без икебез дә кыстыбый пешерә беләбез. Шулай да бүгенге мастер-класс бик кызыклы булды.

Мастер-класс барышында Гөлназ Вахитова кызларга кыстыбый төрләре, нинди камырлардан аны әзерләргә мөмкин булу ысулларын да сөйләп күрсәтте.

 

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев