Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Салихта яшәүче Тәслия Галиевадан чәчәкле кабартма пешерү рецепты

Һәр хуҗабикәнең үзе белеп кенә, тиз генә әзерли торган камыр ашлары бар. Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева да үзенең чәчәкле кабартма пешерү серләре белән уртаклашты.

– Чәчәкле кабартмалар пешерү бик тиз һәм җиңел, – ди хуҗабикә. – Аны пешерер өчен ярты литр авыл катыгына 3-4 йомырка, ярты чәй калагы чәй  содасы, 1 чәй калагы тоз, ярты чәй калагы шикәр комы салып яхшы гына болгатабыз да йомшак кына итеп камыр басабыз. Әзрәк камырны ял иттергәч җәеп түгәрәкләп кисеп, читләрен  биш-алтыга кисеп чыккач, чеметеп чәчәк формасына ясыйбыз. Аннары кайнар сыек майда ике ягын да әйләндереп кыздырабыз. Бу рецептны миңа мәрхүм кайнанам алар йортына килен булып төшкәч өйрәткән иде.

Хуҗабикә сүзләренчә, әлеге чәчәкле кабартмалар кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле була. Аеруча балалар ярата. Чәй янына җаның теләгән кайнатма яки куертылган сөт (сгущенка) белән бирергә мөмкин.

Фото: Тәслия Галиева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев