Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Пылау рецепты

Пылауны яратмаган кеше юктыр. Һәр кеше аны үзенчә пешә

Иң мөһиме – пылау өчен итне жәлләмәскә кирәк.

Ингредиентлар:

1 кг сыер ите һәм шул ук күләмдә суган. Суган күбрәк булган саен, пылау тәмлерәк чыгачак. Чөнки суган белән теләсә нинди ризык сусыл була.

1 кг кишер, 1 кг кызыл дөге, 500 мл көнбагыш мае, 1 кап тәмләткечләр, 2 баш сарымсак, бер аш кашыгы тоз һәм иң мөһиме – чишмә суы.

Итне элпәсеннән чистартып, кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз. Казанга көнбагыш мае салып кыздырабыз, әзерләгән ит белән суганны салабыз.

Кишерне әрчибез һәм саламлап турыйбыз. Ит өстенә салып, болгатабыз, 3-5 минут кыздырабыз. Тәмләткечләр һәм тоз сибәбез.

Яшелчә белән ит өстенә, 2 см чыгып торырлык итеп, кайнаган су агызабыз. Капкачын капламыйча гына 20-25 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз.

Дөгене яхшылап юабыз һәм 15 минутка салкын суга салып куябыз.

Ит белән яшелчә пешеп җитәрәк, дөге өстибез.

Дөге өстенә кайнап торган су агызабыз (су дөге өстеннән 1 см биегрәк булсын). Казанны каплап, 20-25 минут томалап пешерәбез.

Дөге бүрткәннән соң, уртасына әрчелмәгән бер-ике сарымсак башы батырып куярга була. Тагын  5 минут пешергәч сүндереп, бераз томалап торасы. Болгатып тарелкаларга бүләсе генә калды. Телне йотарлык пылау килеп чыкты!

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев