Помидорларны каклыйбыз
Кыш көне икмәк өстенә сыр яисә ит кисәге белән бергә салып ашар өчен, бик тәмле кабымлык килеп чыга.
Суты аз булган “итле” помидорлар кирәк булачак. Аларны телемләп турап, табага җәегез. Аерым савытта кара борыч, тоз һәм шикәрне тигез күләмдә алып, бергә бутагыз һәм помидор кисәкләре өстенә мул гына сибеп чыгыгыз. Помидорлы табаны 4-5 сәгатькә 125 градуска кадәр кыздырылган мичкә куябыз.
Помидорлар мичтә вакытта сарымсакны һәм үзегезгә ошаган аштәмләткечләрне (мәсәлән, базилик яисә укроп) вак итеп турыйбыз. Өстенә яхшы сыйфатлы зәйтүн мае коябыз, бутыйбыз.
Помидорларны мичтән алгач, зур булмаган банкаларга тутырабыз. Һәр катлам помидор өстенә тәмләткечле зәйтүн мае салабыз. Банкаларга салып бетергәч, май помидорларны бер сантиметрга каплап торырга тиеш. Иң соңыннан банкаларга бер калак бальзамлы уксус салып куйсагыз була.
Какланган помидорларны суыткычта сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев