Паштетлы борыч
Җайлы гына ясала торган кабамлык тәкъдим итәбез.
Юылганнан соң тавыкның түш итен күмелерлек кенә сулы кәстрүлгә салыгыз да, тоз белән бөтнек яфрагы өстәп, 20-30 минут пешерегез. Ә сарымсак төшен ваклап турагыз, баллы борычны буйга урталай ярып, орлыгын әрчегез.
Аннары пешкән тавык итен вак итеп турап, блендерга салыгыз. Шуңа сарымсак, әстерхан чикләвеге, манный ярмасы, йогурт, тоз, борыч өстәп, блендерда боламык ясагыз. Барлыкка килгән шул боламыкны яртылаш борычларга тутырыгыз да, петрушка яфрагы белән бизәп, табынга куегыз. Әлеге кабымлыкны өстенә угычта уылган сыр сибеп, мичтә пешерергә дә ярый.
Бер өлеш кабымлык өчен: тавыкның 1 өлеш түш ите, 1 бөтнек яфрагы, 1 төш сарымсак, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 2 баллы кызыл борыч, 25 г төелгән әстерхан чикләвеге, 45 мл йогурт, петрушка кирәк.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев