Өйдә әзерләнә торган йомшак сыр
Өйдә әзерләнә торган йомшак сыр — табигый һәм бик тәмле!
Составы гади, ә нәтиҗәсе — йомшак, хуш исле сыр!
Кирәк була:
Эремчек — 400 г (өйдә ясалганы тагын да яхшырак)
Атланмай — 50 г
Йомырка — 1 данә
Аш содасы — 1 чәй кашыгы
Тоз, тәмләткечләр — зәвыгыгызча
Ничек әзерләргә?
Эремчекне иләк аша сөртегез — сыр йомшаграк булачак. (Иттарткыч та ярый.)
Эремчеккә йомырка, атланмай, сода, тоз өстәгез.
Савытны акрын утка куеп, массаны бербөтен хәлгә килгәнче өзлексез болгатыгыз
Тәмләткечләр кушыгыз. Сыр сарырак булсын дисәгез — куркума ярдәм итәр
Масса эреп, вак шарчыклар күренә башлагач, уттан алыгыз.
Озак тотмагыз — югыйсә сырдан су аерылып чыгып, брынзага охшап калачак. Әзер массаны савытка салып, суытыгыз — һәм тәмләп ашагыз!
P.S. Яхшы сыр килеп чыксын өчен сыйфатлы эремчек кирәк.
Арзан, майсыз эремчек кулланырга киңәш ителми.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев