Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Маринадланган шампиньоннар

Шампиньоннарны маринадлау ысулын тәкъдим итәбез

Бу гөмбәләр кетердәп тора торган килеп чыга. Аларны консервларга кирәкми, икенче көнне үк ашарга мөмкин.

Кирәк булачак: 500 гр шампиньон гөмбәсе, 3 тырнак сарымсак, уртача зурлыктагы 1 суган, 0,5 татлы борыч (аны шакмаклап турарга).

Маринад өчен 1 л су, 1 дәфнә яфрагы, 5-6 түгәрәк кара борыч, киптерелгән майоран, 80 мл күләмендә 9 процентлы аш серкәсе, 1,5 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы зәйтүн мае.

Шампиньоннарны чистартып, юеш сөлге белән сөртәбез һәм 5 минут дәвамында тозлы суда пешереп алабыз. Утан алган гөмбәләрне дуршлагка салып торабыз. Бу вакытта маринад әзерлибез.

1 литр суны дәфнә яфрагы, кара борыч һәм майоран салып, 2-3 минут кайнатабыз. Аннан уттан алып, аш серкәсе һәм зәйтүн мае салабыз. Тоз, тәменчә борыч кушабыз.

Эре булса, шампиньоннарны урталай бүлергә мөмкин. Иң яхшысы, ваграк гөмбәләрне маринадлау. Шампиньоннарны керамик савытка салып, өстенә татлы борыч, туралган суган һәм сарымсак сибәбез.

Шуның өстенә кайнар маринад агызып, савытны капкач белән каплыйбыз һәм суынганын көтәбез. Суынганнан соң 12 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Гөмбәләр шуннан соң әзер булачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев