Мандаринлы кекс
Баулы хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез
Кексны әзерләү өчен 8-10 данә мандарин, 3 йомырка, 3 стакан шикәр комы, ванилин, 1 чәй кашыгы аш содасы, 1 пачка маргарин, 3 стакан он кирәк булачак.
Мандариннарны яхшылап юып, 5-10 минутка кайнар суга салып тотабыз.
Йомыркаларны шикәр комы белән болгатабыз, ванилин, аннан соң аш серкәсе белән сүндерелгән аш содасы салабыз.
Йомшартылган маргаринны ваклап турап йомыркалы катнашма өстенә салабыз. Барысын бергә миксер белән яхшылап болгатабыз һәм 3 стакан он кушабыз. Камырны агач кашык белән болгатабыз.
Мандариннарны блендерда изеп, камырга кушабыз.
Кекс пешерә торган савытны майлыйбыз, бераз он сибәбез.
Кекс 250 градуска кадәр җылытылган духовкада бер сәгать чамасы пешә.Чыганак
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев